Бушлай кино, чәй табыннары һәм ташламалар: ТР Хезмәт министрлыгы өлкәннәр декадасы программасын атады
Өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк. Ә сәүдә челтәрләре октябрьдә махсус лояльлек программаларын эшләтеп җибәрәчәкләр. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.